Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгиннан Яңа ел котлавы

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр!

Бик тиздән 2018 ел шәһәребез тарихының бер бите булып калачак. Ул безгә күп кенә якты мизгелләр һәм казанышлар бүләк итте. Яшел Үзән өчен бу ел  социаль-икътисади алгарышлы территория федераль статусында узды. Без – шәһәребезнең икътисади үсешенә җитди адым ясадык.
Узып баручы елда Яшел Үзән рәсми булмаган  «Өч марафон шәһәре» исемен алды. Безнең чаңгычы, олимпиада призеры Андрей Ларьков чын спорт брендына әверелде.
«Родина» мәдәният йорты – шәһәребезне төзекләндерүнең йомгаклау ноктасы булып тора. Алда әле тагын да масштаблы һәм амбициоз проект көтә. 2019 елда без Мирныйга барабыз!
Кадерле яшел үзәнлеләр, сезне туачак 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм!  Ихлас күңелдән йөрәк җылысы, тынычлык, уңышлар һәм муллык телим! Тылсымлы яңа ел төнендә барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!
                                    

 Александр Тыгин,
                                      ЯҮМР башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев