Наркомания кебек бәлагә таручыларны төзәтү җиңел эш түгел.
Аларны төрмә дә төзәтми, дәваханә дә. Шуңа күрә наркотик матдәне үз тирәңә якын китермәү хәерлерәк булыр.
Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы күптән түгел наркотик матдәне зур күләмдә законсыз сатып алган һәм аны саклаган 26 яшьлек Максим Сергеевнең (исем-фамилиясе үзгәртелгән) җинаять эшен судка тапшырган.
Бу кешене болай да инде наркотиктан исерек хәлдә булып, тагын чираттагы дозаны сатып алгач тоткарлыйлар.
- Сергеевне полицейскийлар февраль аенда Комаров урамындагы йорт подъездыннан чыккан вакытта тота, - дип сөйли бу хакта прокурор ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев. - Ул хокук сакчыларын күрү белән сатып алган наркотиклы төргәген ыргытып котылмакчы була. Ә июнь аенда исә ул тикшерү изоляторында утырганда бер танышына шалтыратып, аңардан туганнары китерәсе ашамлыклар арасына яшертен тыгып наркотиклы матдә җибәрүне сорый. Передачаны аңа хатыны китерергә тиеш була. Әлбәттә, хатын үзе алып барган передачада чит-ят матдә булыр дип башына да китереп карамый. Досмотр вакытында Сергеевкә биреләчәк передачадагы гранулалы кофе пакеты тикшерүчеләрдә шик тудыра. Кофе эчендә гашиш табыла.
Болай да изоляторда хөкем карары көтеп утырган бу кешегә тагын бер җинаять өстәлә. Сергеев үз гаебен таный. Аның җинаять эше буенча суд нинди карар чыгарыр, анысы әлегә билгеле түгел.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.
Нет комментариев