Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән прокуратурасы Осиново бистәсендә яшәүче 29 яшьлек хатынның торак белән тәэмин итүгә хокукын бозуы турында мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргән.

- Аның балигъ булмаган яшьтә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булуы ачыкланган, - дип сөйли Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле исемлеккә кертү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң, әлеге хезмәт күрсәтүне торак бинада яшәүнең мөмкин булмавын раслаучы документ тапшырмау сәбәпле туктатып торылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Зеленодольск шәһәр судына мөрәҗәгать итүченең элек били торган торак урынында яшәмәвен тану турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Суд тарафыннан дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән.

Күзәтчелек бүлеге суд карарының фактик үтәлешен тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев