Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән POZISы Коммунаркадагы хастаханәгә 500 гә якын бактерицидлы нурландыргыч тапшырды

-Коммунарка хастаханәсе, Россиядә беренчеләрдән булып, коронавирус пандемиясе һөҗүмен кабул итте.

Безнең техника клиника хезмәткәрләренә, аларның билгеле куркынычлар белән бәйле катлаулы көндәлек эшләрендә, ярдәм итәргә тиеш. Без һаваны зарарсызландыру өчен 479 заманча җайланма бирдек, аларны куллану, биналарда 99,9% бактерия һәм вирусларны юк итәргә мөмкинлек бирә. Щлеге заманча техника пациентларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен көрәштә табибларга ярдәм итәчәгенә ышанам, - диде Ростех Дәүләт корпорациясе башкарма директоры Олег Евтушенко.

Медицина суыткычы һәм дезинфикацияләү техникасы - POZIS компаниясенең гражданлык сегментында төп юнәлешләрнең берсе. Ул югары экспорт потенциалы булган продукция санына керә һәм Росздравнадзорда теркәлгән медицина әйберләренең 70тән артык модификациясен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев