Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчеләр «Укырга барырга ярдәм ит» акциясен хупладылар

Белем көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге «Укырга барырга ярдәм ит» акциясенә кушылды.

Хәйрия акциясе авыр тормыш хәлендә булган балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырылган.

Полиция хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет белән берлектә булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар, китаплар һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырдылар, балаларга яңа уку елында уңышлар теләделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев