Яшел Үзән почтальоны – җиңүче
Быел Россиянең иң яхшы почтальоны итеп Яшел Үзәннән Наталья Козлова танылды. «Лучший по профессии» бәйгесенең җиңүчеләрен Мәскәү Кремлендә бүләкләделәр.
Иң яхшы исемен алу өчен илебез буйлап ун почтальон һәм ун машина йөртүче көч сынашты. Җиңүчеләргә өр-яңа Lada X-Ray автомобиле бирделәр. Иң яхшы почтальонны билгеләү конкурсы берничә этапта узды – өлкә һәм федераль округ буенча. Аларны узганнан соң, финалистлар Мәскәүдә очрашты.
Башкаладагы җиңү Наталья Козлова өчен беренче түгел. Ул инде биш ел элек, барлык этапларны уңышлы узып, мактаулы икенче урынны яулаган иде.
Фото: сайт «НТА-Приволжье»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев