Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән пианисты – Осетия кунагы

Яшел Үзәндә яшәүче кул бармакларсыз виртуоз пианист Алексей Романов турында әледән-әле язып торабыз.

Чөнки сәбәпләре була. Алар, гадәттә, үзенчәлекле музыкантның ниндидер халык ара чарада катнашуына бәйле.
Бу юлы язмабыз герое Төньяк Осетия дә мәртәбәле Бөтенроссия инклюзив форумында катнаша. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Чикләүләрсез» («Без границ») форумы беренче тапкыр Төньяк Осетиядә 2017 елда уздырыла. Ә 2018 елда ул Төньяк Кавказ статусын алып, 1,3 млн. сумнан артык күләмдәге президент гранты исәбенә оештырыла һәм тагын бер елдан Бөтенроссия дәрәҗәсенә җитә. Ул яшьләргә бу җәмгыятьтә үз урыннарын табарга һәм интеллектуаль потенциалларын ачарга ярдәм итә.
«Чикләүләрсез-2021» форумында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге 200дән артык егет һәм кыз катнашкан.

– Форумга безне «Быть добру» хәйрия челек фонды директоры Амурхан Кусов чакырган иде, – дип сөйли Алексейны шушы чарага озатып барган әнисе Луиза Левачкова. – Бирегә үзләре алдына зур максатлар куйган ишетү, күрү, йөрү буенча мөмкинлекләре чикле яшьләр килгән иде. Алар белән мастер-класслар, тренинг лар һәм танылган кешеләр белән очрашулар үткәрелде. Алексей һәм аның чыгышлары игътибар үзәгендә булды. Осетиядә бигрәк тә аның Италия композиторлары әсәрләреннән төзелгән композициясен ошаттылар.

Популяр язучы Олег Рой, Самараның инклюзив ресурс үзәге директоры Алексей Транцовның катнашуы да чараның дәрәҗәсен тагын да күтәргән. Алар шулай ук кызыклы шәхес, психология фәннәре докторы, профессор Александр Суворов белән очрашу бәхетенә ирешкән. Үзенең дә мөмкинлекләре чикләнгән бу кеше педагог дәрәҗәсенә җиткән, шагыйрь, шулай ук психология, педагогика, философия буенча бик күп эшләр авторы. Әлбәттә, ул күпләр өчен бик зур бүләк һәм үрнәк.

Алексей Романов та, башка катнашучылар кебек үк, бу форумнан канатланып, яңа планнар корып кайткан. Кавказ халкының кунакчыллыгы һәм табигате дә аларны таң калдырган. Мондый очрашулар, гадәттә, аларга мөмкинлекләренең чиксез булуын расларга, иҗат итү өчен көч тупларга, рухи ныклыкка ирешергә өйрәтә. Һичшиксез, мондый чаралар бик кирәк, чөнки алар өчен зур вакыйга.

Белгәнебезчә, туганда ук кул бармак лары булмаган Алеша башта балалар йортында тәрбияләнә. Бәхетенә күрә, Яшел Үзәндәге Левачковлар гаиләсе тәрбиясенә алынгач, бу үсмернең язмышы тамырдан үзгәрә. Тәрбиягә алган әти- әнисе аның сәләтен ачуда вакытларын да, көчләрен дә кызганмый. Бу талант иясе кая гына чакырылса да, кайда гына чыгыш ясаса да, аны әнисе Луиза Левачкова озатып йөри, аңа юлны тагын да киңрәк ачуга үз өлешен кертә. Аны чит илләргә дә чакырып торалар, чыгышларына сокланмаган кеше юк. Әлбәттә, күренекле кешеләр белән очрашулар, зур сәхнәгә чыгулар Алексейның дөньяга карашын һәм мөмкинлекләрен арттыра гына. Искә төшерсәк, 2019 елда Алексей Романов «Тормышка мәхәббәт» («Любовь к жизни») абруйлы премиясенә лаек булды.

Ул – Чжоу Дагуань исемендәге фондның 22 ел яшәвендә бу премиягә лаек булган бердәнбер россияле. Мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез талантлы кешеләрне Тайвань утравында бүләклиләр. Анда Алексейны чыгыш ясарга дәваханәләргә, мәктәп һәм вузларга чакыралар.

Алексей бик әдәпле, тыңлаучан, зыя лы булуы өстенә үҗәтлеге һәм искиткеч тырышлыгы белән дә аерылып тора. Үзенең осталыгын арттыру өстендә бик күп эшли. Соңгы ике елда аңа «+7» хәйриячелек фонды кураторлык итә. Шушы фонд бүләк иткән санлы фортепиано аны көн саен шатландырып тора. Аның ярдәмендә ул үзенең шедеврларын иҗат итеп кенә калмый, чиксез мөмкинлекләрен дөньяга исбатлавын дәвам итә. Язмыш сынавы сындырмаган, бәхетле гаиләгә эләгеп, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә үзен күрсәтеп өлгергән 20 яшьлек көчле рухлы Алексей Романовка һәм аның тату гаиләсенә яңадан-яңа уңышлар һәм сәламәтлек телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев