Яшәеш

«Яшел Үзән ПАТП» оешмасы директоры барлык автомобилистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

Хөрмәтле автомобилистларны, юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм транспорт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм!

Бүген икътисадның тотрыклылыгын гына түгел, яшел үзәнлеләрнең көндәлек тормышын да автотранспорттан башка күз алдына да китереп булмый. Транспортчыларның эше - зур җаваплылык белән бәйле көндәлек авыр хезмәт. Бу көнне без, гомерләрен дә алар кулына ышанып тапшырган пассажирларны вакытында илтеп җиткерүче кешеләрне зурлыйбыз.
Коллегалар, һава торышының нинди булуына карамастан, пассажирларны Татарстан авылларына һәм шәһәрләренә өзлексез йөртү сезнең даими тырышлыгыгыз аркасында башкарыла. Сезнең эшегез пассажирларның гомере һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык белән бәйле. Югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгыгыз, юлларда чиксез игътибар һәм саклык белән йөрүегез - үз вазифаларыгызны җиренә җиткереп башкарырга ярдәм итә.
Безнең тармак каршында торган барлык мәсьәләләрнең чишелешендә, гомерләренең иң матур елларын яраткан хезмәтенә багышлаган автомобиль һәм пассажир транспорты ветераннарының тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Бу бәйрәм көнендә, бүген сезнең эшне дәвам итүчеләрнең барысыннан да сезгә иң җылы теләкләребезне һәм чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Тормыш бер урында гына таптанмый, һәм бүген алдыбызда авыр да, шуның белән бергә бик кызык­лы да - автомобиль тармагын информатизацияләү бурычы тора. Без инде заманча технологияләрне - ГЛОНАСС навигация, транспорт карталары ярдәмендә билетсыз йөрү, пассажирлар агымын электрон исәпләү системаларын уңышлы гына кулланып киләбез. Сезнең белем һәм тәҗрибә алга таба да транспорт хезмәтләре базарының динамикалы үсешенә ныклы нигез булып торачагына мин ышанам.
Барлык автомобиль транспорты хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, күтәренке рух, нык сәламәтлек, үзегезгә һәм якыннарыгызга мул тормыш, күңел тынычлыгы һәм традиция буенча хәерле юллар телим! Бәйрәм белән!
Ихтирам белән,
«Яшел Үзән ПАТП"» оешмасы директоры Рамил Садыков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Яшел Үзән ПАТП» оешмасы директоры барлык автомобилистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш