Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән наркополицейскийлары җинаятьчел төркемне тоткарлады

Яшел Үзән наркополицейскийлары республика шәһәрләрендә һәм шулай ук Яшел Үзәндә синтетик наркотик матдә тараткан җинаятьчел төркемне юкка чыгарды.

Алар бу үлем чыганагын Интернет аша тараткан. Кулланучылар белән алар бик сак кыланып, бөтен конспирация чарасын күргән. Составына өч эшсез казанлы кергән җинаятьчел төркемне Татарстан башкаласында тоткарлаганнар. Бу төркемнең ике әгъзасын тотсалар да, оештыручысы полицейскийлар кулыннан ычкына алган. Ул, яшеренеп, кунакханә йортын арендага алган. Әмма күпмедер вакыттан соң барыбер тотылган. Тентү барышында җинаятьчеләр яшәгән урыннан 350 грамм көчле наркотик табып алганнар. Бу 3,5 дозаны тәшкил итә. Алар Яшел Үзәндә яшәүче наркоманнар өчен әзерләп куелган булган.
- Хәзерге вакытта ТР буенча наркоконтроль идарәсе аларга карата җинаять эшен кузгатты, - дип сөйли бу уңайдан өлкән оперуполномоченный Светлана Крылова. - Хәзер бу кешеләрнең 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителүләре бар. Ә оештыручысына аннан да каты җәза биреләчәк.
Соңгы елларда наркотиклар базарында психоактив матдәләр - спайсларның яңадан-яңа төрләрен уйлап чыгаралар. Соңгы 3 елда гына да республикада синтетик матдәләрнең 80 яңа төре ачык­ланган. Аларга бигрәк тә яшьләр һәм яшүсмерләр тиз бирешә. Әлеге ясалма матдәләр аларның организмына төзәтә алмаслык зыян салыр­га мөмкин. Күп вакыт ул үлем белән тәмамлана. Шунысы да кызганыч: наркотиклар концентрациясен эшмәкәрләр үлчәп түгел, ә чамалап кына куша. Шуңа күрә аларның кеше сәламәтлегенә нинди тәэсир ясавын беркем дә алдан әйтә алмый.
Кисәтү максатыннан чыгып, шикле кушылмалар, матдәләр сатуга бәйле мәгълүматны ышаныч телефонына шалтыратып әйтергә кирәк: 5-55-00.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев