Яшел Үзән – мәдәният белән очрашу урыны
13 июльдә Яшел Үзәндә “Мәдәният белән очрашу урыны” бөтенроссия проектының өченче этабы старт ала. РФ Мәдәният министрлыгы һәм «РОСИЗО” музей-күргәзмә үзәгенең әлеге проекты 52 кече һәм зур шәһәрләрдә узган һәм үзенең триумфаль адымнар белән ил буенча атлый.
Шулар арасында Яшел Үзән дә бар. Проектның төп максаты – Россия үзәгеннән читтә яшәүчеләрне мәдәният белән очрашу мөмкинлеге бирү. Мәдәният өлкәсендә булачак профессионаллар – Мәскәү педагогия дәүләт университеты студентлары күргәзмә консультантлары ролендә. Алар “РОСИЗО” белгечләре әзерләгән материаллар буенча интерактив экскурсияләр үткәрә.
Проектның яшь катнашучылары, - 11-12 һәм 13-15 яшьлек яшүсмерләр - “Минем картина сөйли” регионара рәсемнәр конкурсы көтә.
Күргәзмә 13 июльдән 29 июльгә кадәр сишәмбедән якшәмбегә кадәр 9дан 19 сәгатькә кадәр эшли. Дүшәмбе – ял. Күргәзмә Яшел Үзәннең Ленин урамы 13нче йортка урнашкан “Яшел Үзән музыкаль театр”ында була. Күргәзмәне бушлай карап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев