Россия Федерациясенең Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгы алганда һичшиксез булырга тиешле документлар исемлегеннән медицина белешмәсен төшереп калдыру турындагы карарга кул куйды.
Әлеге рөхсәт бары тик югалган яки вакыты чыккан машина йөртү таныклыкларын алыштырганда гына гамәлдә.
Шулай итеп, кагыйдәгә права тузган, зыян килгән, югалган, шәхси мәгълүматлар үзгәргән һәм халыкара машина йөртү таныклыгын алырга кирәк булганда машина йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итәргә яраклы яки яраксыз, яисә ниндидер чикләү булуы турында медицина белешмәсе таләп ителмәү турында үзгәрешләр кертелде.
Мөһим: шулай да, медицина шаһитнамәсе һәм аны машина йөртү таныклыгын бирү органнарына китерү "Юл йөрү куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законның 23нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, түбәндәге очракларда күрсәтү мәҗбүри: документның гамәли срогы чыккан һәм суд карары белән ниндидер вакытка транспорт белән идарә итү тыелган булса. Башкача әйткәндә, машина йөртү таныклыгыгызны алганга 10 елдан артып киткән икән, аны алыштыру өчен, медицина комиссиясен узарга әзерләнегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев