Бүгенгә иң сөтле сыерлар Әтнә һәм Саба районнарында. Аларда һәр сыердан көнлек савым уртача 21,3 һәм 19,2 килограммга җитә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Оператив мәгъ]лүматларга караганда тагын 35 районның сөт җитештерү күрсәткечләре узган елга караганда арткан, ике районның күрсәткечләре 2015 ел дәрәҗәсендә, алты районда күрсәткечләр кимегән. Сөт күрсәткечләренең кимүе Яшел Үзән һәм Әлки районнарында күзәтелә - аларда узган ел белән чагыштырганда бер сыердан тәүлеккә уртача 4,7 һәм 3,9 килограммга кимрәк сөт савып алына икән.
Чыганак - интертат.ру.
Нет комментариев