Яшел Үзән «Лига-тур»да катнашты
Татарстан Студентлар лигасының 20 еллыгына багышланган «Лига-тур» проектында яшел үзәнлеләр дә катнашты.
Әлеге проектта катнашкан шәһәрләрдән безнеке - өченче. Моның асылы, активистларның төрле вакытта Татарстанның 20 шәһәрендә чаралар уздырудан һәм эстафетаны башка шәһәргә тапшырудан гыйбарәт. Лига-турда катнашучылар Казанда велосипедларда йөрделәр, Алабугада - машиналарда, ә Яшел Үзәндә спортсмен-воркаутерларының күрсәтмә чыгышлары булды. Шулай ук яшьләр видео мөрәҗәгать яздырып, Лига-тур эстафетасын минзәләлеләргә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев