Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән көрәшчеләре Казанда ачык турнирда катнашты

Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр ярышларда даими катнашып, осталыкларын күрсәтеп тора.

Яңа ел бәйрәме алдыннан, 26 декабрьдә, алар Казанның Авиатор спортмәктәбендә милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында үткәрелгән ачык турнирда катнашты.
Ярышта оста катнашучылар бик күп булса да, яшел үзәнлеләр сынатмады һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай итеп, төрле авырлык категорияләрендә Ранель Йосыпов (Яшел Үзән), Инзил Ильясов (Осиново), Сәет Алиев (Осиново) 1нче урынга лаек булды. Ә Илһам Миңнуллин белән Йосыф Латыйпов ( Осиново) – 2нче урында. Яшел Үзәннән Ислам Галиев 3нче урынны яулады.
Әлеге спортчыларны ярышларга тренерлары Яшел Үзәндә - Илгиз Гайнуллин, Осиновода Фирдүс Зәйнуллин әзерләде.
Спортчылар яңа елга яңа уңышлар белән аяк баса. Киләсе ел да алар өчен нәтиҗәле булсын.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев