Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кошчылык фабрикасы хезмәткәре «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Кошчылык комплексы ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалы хезмәткәре Татьяна Петровнага «атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен тапшырды.

Татьяна Петровнаның 2018 ел өчен күрсәткечләре бик күркәм: кошларның тулай артымы 590 тонна тәшкил итте, ә продуктлылык исә 62,3 грамм, сакланышы-96,6 процент тәшкил итә. Татьяна Петровна сәнәгый кошчылык системасында 23 ел дәверендә хезмәт куя. Аның портреты предприятиенең Мактау тактасын бизи, намуслы хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. 
Бүгенге көндә исә Татьяна Петровна дәүләт бүләгенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев