Шәһәр хәкимияте 2030 елга кадәр коммуналь инфраструктураны үстерү программасын раслады. Бу максатка 2,1 миллиард сум кирәк булачак, дип хәбәр итә "Татцентр.ру" порталы.
Яшел Үзәннең коммуналь инфраструктурасы системасын инженер - техник яктан оптимальләштерү, перспективалы планлаштыру, тергезү һәм модернизацияләү программаның төп бурычы булып тора.
Программаның беренче этабын 2020 елга, икенчесен - 2030 елга төгәлләнәчәк. Финансланган акчаның 2 миллиарды Татарстан бюджетыннан, ә калган 118,9 миллионы Яшел Үзән муниципаль район бюджетыннан бүленәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев