Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән командасы "ЮНЫЙ ВОДНИК" Идел буе федераль округы ярышларында җиңүче булды

Ярышлар онлайн режимда узды. Аларда Идел буе федераль округы субъектларының иң көчле 9 командасы катнашты.

Нәтиҗәдә, безнең шәһәр командасы 50 метрга йөзүдә, 4*25 эстафетасында, кросста 1 км һәм коткару түгәрәген ыргытуда беренче урынны яулады. Команданы өч тренер - Беляйчева Наталья Анатольевна («Дельфин» 5нче спорт мәктәбе), Вавилов Андрей Александрович һәм Вавилова Далина Дамировна 6нчы «Бригантина» спорт мәктәбеннән әзерләде. Көчләрне һәм белемнәрне берләштереп, команда эше максималь нәтиҗә күрсәтте. Афәрин!!!

Команда составы:
1. Синча Илья
2. Заһидуллин Салават
3. Ульянов Андрей
4. Вознюк Инна
5. Доброва Самира
6. Галиәхмәтов Айдар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев