Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән командасы иң яхшы студентлар отряды буларак билгеләнде

17 февральдә Россия Студентлар отрядлары көне билгеләп үтелә.

Россиянең Студентлар отрядлары хәрәкәте 60 ел дәвамында иң массакүләм хәрәкәт булып тора һәм яшьләр арасында да, ил өчен дә үз актуальлеген югалтмый. Студентлар отрядлары мәктәбе аша барлыгы 18 миллионнан артык кеше узган.

 

Бәйрәм барлык буын студент отрядлары сугышчыларына багышланган. Бу көнне кайчан да булса студентлар отрядында булган һәркем үзләренең формалы курткасын кия.

 

Һәр төбәк бәйрәмне оештыруга аерым якын килә. Бөтен ил буенча тантаналы һәм массакүләм чаралар: флешмоблар, студентлар отрядлары әгъзаларының субъектлар башлыклары, хәрәкәт ветераннары белән очрашулары, социаль һәм спорт акцияләре, автоузышлар һ.б. үткәрелә.

 

Яшел Үзән беренче тапкыр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән иң яхшы студентлар отрядларын бүләкләү тантанасында билгеләп үтелде.

 

Яшел Үзәннең «Альтаир» студентлар җитештерү отряды «Иң яхшы студентлар отряды» номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев