Яшел Үзән командасы Чирәмдә хоккей буенча Россия беренчелегендә көмеш призер булды
Ярышлар Выборг шәһәрендә үткәрелде. Беренчелек нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 7 команда арасында 2 урынны яулады.
Бөтен турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип 7нче мәктәп укучысы Татьяна Лебедева танылды.
Команданың барлык катнашучылары да 1 өлкәннәр спорт разряды алдылар һәм үзләрен бер елга стипендия белән тәэмин иттеләр, монда тренер Людмила Юшкованың өлеше зур.
Команданы котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев