Әлеге ир-ат дустында зур күләмдә акча барлыгын һәм ул акчаның үзенеке түгел, ә дус кызыныкы икәнлеген белә. Шул акчаны үзләштерү өчен ул, үзен полиция хезмәткәре итеп таныштырып, дустына шалтырата һәм әлеге кызның полициягә гариза язарга җыенып йөрүен җиткерә. Имеш, ул кыздан акчаны урлап алган. Билгеле инде, ир ат "полиция хезмәткәре"нең сүзенә ышана, "эшне ябу" өчен ришвәт бирергә дә ризалаша. Телефон аша алар 225 мең сум бирү турында килешәләр.
Очрашуга кырыгалдар йөзенә грим салып, күзенә линза киеп килә һәм, ни гаҗәп, дусты аны танымый - 225 мең сум акчасын биреп җибәрә.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Сынау вакыты - 2 ел. Һәм, әлбәттә, зыянны да кайтарырга туры киләчәк.
Чыганак - Интертат.ру.
Нет комментариев