Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән, Казанның Киров, Мәскәү районнары табиблары һәм укытучылары Санкт-Петербургка 4 көнлек экскурсиягә барды

Сәфәр "Признание"- “Хөрмәтләү” социаль проекты кысаларында оештырылды.

Проект 2016 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов тарафыннан гамәлгә ашырыла башлады. Социаль инициативаның максаты - төрле һөнәр вәкилләренә ярдәм итү һәм аларның казанышларын тану.

Узган елларда төньяк башкалага Казан, Яшел Үзән, Апас, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Әтнә, Арча, Югары Ослан, Тәтеш, Биектау, Чүпрәле районнарыннан килгән иң яхшы укытучылар экскурсия программасы белән сәяхәт иттеләр.

Бу юлы юбилейлы елда, ягъни бишенче тапкыр Петербургка 20 кеше китте. Алар арасында - Казан һәм Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре һәм педагоглары.

Проект авторы Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, казанышларны тану, хезмәткә хөрмәт - һәрвакыт мөһим һәм кирәкле гамәл.

 

"Ел катлаулы булды, бигрәк тә медицина хезмәткәрләре өчен. Күпләр ялсыз эшләде. Аларга ярдәм итеп, теләктәшлек белдерергә булдык. Санкт-Петербург - мәдәни башкала һәм бик матур шәһәр. Программа ел саен бик бай, кызыклы. Сәяхәт кылучылар һәрвакыт канәгатьлек белән, илһамланып кайта. Мондый кирәкле проектны тормышка ашыруга шатмын. Алга таба да тагын да масштаблырак итеп оештырырбыз дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев