Яшел Үзәндә элеккеге инкассатор Игорь Богаченко һәм аның әшнәләре кылган җинаять эше судта карала башлады. Игорь Богаченко "Сбербанк"ны талауда һәм 60 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнелә. Суд процессында инкассаторга карата җәзаның йомшартылу ихтималы булу ачыкланды - аның улы туган. Балага әтисе хөрмәтенә Игорь дип исем кушканнар.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев