Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Иҗат үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды

Булачак 1нче сыйныф укучыларына портфельләрне ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов, шәһәр Советы депутаты Евгений Жирков һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның ярдәмчесе Валерия Кузнецова тапшырды.

- Мәктәп кеше тормышында бик кызыклы һәм мөһим этап. Биредә барысы да яңа булачак: белем, ачышлар, дуслар. Мин сезнең һәрберегез мәктәпкә рәхәтләнеп йөрүен һәм әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән сөендерүен телим. Сезнең барысы да шәп булачагына ышанам! – дип балаларны Ренат Мистахов котлады.

Булачак укучыларны шулай ук Яшел Үзән шәһәренең ЮХИДИ башлыгы Рамил Идиятуллин котлады. Ул балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре турында китаплар бүләк итте.

Иҗат үзәге булачак 1нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен матур концерт программасы әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев