Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Хәрби-Диңгез частендә икеләтә бәйрәм

Яшел Үзәндә 9 Май иртәсе 75487нче Хәрби-Диңгез частендәге тантаналы митингтан башланып китте.

Биредә әлеге частьнең 75 еллыгы уңаеннан хәрбиләр, муниципаль район башлыгы, Горький исемендәге завод җитәкчелеге, Хәрби-Диңгез флоты ветераннары катнашында тантаналы церемония булды.
Морякларны һәм ветераннарны район башлыгы Александр Тыгин, Горький исемендәге завод генераль директоры Ринат Мистахов, хәрби комиссар Рамил Батршин һәм башкалар котлады.

Бу часть сугыш барган чорда 1942 елның 9 маенда Халык Комиссариаты Боерыгы белән төзелгән булган. Менә шуннан бирле монда хәрби корабларга экипаж әзерләнә.
-Без әлеге хәрби часть белән тыгыз элемтәдә эшлибез, - диде Горький исемендәге заводның генераль директоры Ринат Мистахов. -Әгәр дә бу часть булмаса, безнең проблемалар да күп булыр иде. Корабль төзелә башлау белән аңа экипажны да әзерли башларга кирәк.
Бу тантанада отставкадагы I ранг капитаны Владимир Поворотов та бар иде. Ул монда 1977 елдан алып 1942 елга кадәр хезмәт иткән. 10 ел бригада командиры булган.

-75 ел бу бик зур дата. Мин шушы частьтә хезмәт итүем белән горурланам, - диде ул.
Хәрби часть командиры II ранг капитаны Алексей Медведев үз чиратында Горький исемендәге заводның, шәһәр җитәкчелегенең частькә даими ярдәменә рәхмәтен җиткерде.
-Без үзебезнең алга куйган бурычны һәрвакыт үтәргә тырышабыз., - диде ул.- Заводта төзелә торган корабльләрне без әйбәт өйрәтелгән экипаж белән тәэмин итеп торабыз.

Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев