Яшәеш
Яшел Үзән хокук сакчылары хәбәр итә
Реанимация бүлегенә К.Маркс урамыннан корсагына пычак кадалган беркайда да эшләмәүче 35 яшьлек ирне китергәннәр. Тикшерү барышында аңа пычакны исерек хәлдә 36 яшьлек хатыны кадаганлыгы ачыкланган.
Төзүчеләр проспектындагы сәүдә ноктасыннан спиртлы эчемлекләр урлап беркайда эшләмәүче 31 яшьлек ир тотылган.
Озерная урамында фельдшерның медикаментлар салынган сумкасын урлаганнар. Моны Олы Шырдан авылында яшәүче 39 яшьлек ир кылган.
Паратская урамындагы гараждан 4 тәгәрмәч, электр җиһазлары, бакыр кабель, 10 шешә аракы урлаганнар. Моның буенча Волжскида яшәүче 42 яшьлек ике ирне тоткарлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев