Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән гимнастлары уңышлы чыгыш ясады

Пензада "Сурская осень" спорт гимнастикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды, аларда Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең көчле спортчылары катнашты.

Яшел Үзән командасын 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары: Богдан Иванов, Рөстәм Зиннәтуллин, Михаил Назаров, Азалия Камалиева һәм Ралина Басырова тәкъдим итте.

КМС программасы буенча шәхси көрәштә Иванов абсолют чемпион булып, 1 нче урынны алды. Ә финалда, аерым дисциплиналарда, ул брус, боҗра, перекладина снарядларында, ирекле күнегүләрдә җиңүче булды, ат снарядында - 2 урынны алды.

Рөстәм Зиннәтуллин атта һәм ирекле күнегүләрдә 3 нче урын.

Михаил Назаров – шулай ук, атта 1 урынны яулады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Богдан Иванов һәм Рөстәм Зиннәтуллин спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.

Спортчыларны әзерләүче тренерлар: Илгиз Хисамов, Артем Суконнов, Гөлнара Әхмәтҗанова, Александр Артамонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев