Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән” газетасы редакциясе коллективы хөрмәтле район җитәкчесе Михаил Павловичны юбилее белән тәбрик итә

Хөрмәтле Михаил Павлович!

Безнең районда әле икенче генә ел эшләвегезгә карамастан, инде үзегезне компетентлы һәм максатчан җитәкче буларак таныттыгыз. Югары профессионализмыгыз, тырышлыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз коллегаларыгыз ның гына түгел, район халкының да ышанычын яулады.
Сезнең энергиягез һәм эшкә сәләтегез, катлаулы мәсьәләләрдә дә дөрес чишелеш таба белүегез максатларыгызны, һичшиксез, тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Барлык мәшәкатьләрегез җиңел, ә эшегез нәтиҗәле булсын! Юбилеегыз уңаеннан безнең иң җылы теләкләрне һәм ихтирамыбызны кабул итегез! Сезнең белән бер юнәлештә алга барасы һәм эшлисе килү теләген тудыручы җитәкче һәм кеше булып калыгыз! Районыбызның үсеше өчен көндәлек мәсьәләләр чишелешендә үҗәтлек һәм сабырлык телибез!

Теләкләрегез һәм омтылышларыгыз тормышка ашсын, тормышыгызда булган яхшы һәм матур мизгелләр саклансын, шатлык, мәхәббәт һәм оптимизм күп тапкырлар артсын! Сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

60

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев