«Яшел Үзән» газетасы редакциясе коллективы элеккеге һәм беренче баш мөхәррир – Луиза Ибраһим кызы Кашапованы олы юбилее белән чын ихластан тәбрик итә!
Луиза Ибраһимовна!
Сез районыбызда беренче тапкыр татар телендә мөстәкыйль газетага нигез салуга үзегездән гаять дәрәҗәдә зур өлеш керткән һәм тырышлык куйган шәхесләрнең берсе. Сезнең кыю гамәлләрегез һәм үткен каләмегез белән Яшел Үзәнебез «Яшел Үзән»ле булды. Сезнең эшне бу көннәрдә редакциянең яшь буыны лаеклы дәвам итә. Сезнең йөзгә тап төшермәскә тырыша. Иң кыю җитәкче буларак сезне газета укучылар әле дә сагынып искә ала.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Луиза Ибраһимовна! Сезгә шушы мөбарәк юбилеегызны билгеләгән көннәрдә ныклы сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм аяз көннәр теләп калабыз. Һәрчак шулай киң күңелле һәм көчле рухлы булып, һәр туган көнне шатланып каршы алырга язсын. Иҗади дәртегез бервакытта да сүрелмәсен. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз уңышлары һәрчак сөендереп торсын.
Сезне хөрмәт итеп, «Яшел Үзән»леләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев