Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» газетасы җиңүчеләр арасында

Күптән түгел Казанда «Многоликая Россия» Xlll Бөтенроссия журналистлар конкурсына нәтиҗә ясалды. Һәм бүләкләү тантанасында районыбызның бердәнбер татар телле газетасы «Яшел Үзән» мөхәрриренең дә катнашуы безнең өчен шатлыклы вакыйга.

Әлеге бәйгене инде 13нче тапкыр уздырабыз. Бәйгегә 22 төбәктән барлыгы 800гә якын гариза кабул иттек. Алар барысы да Россиядә яшәүче халыкларның төрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтә. Ә иң мөһиме – әлеге бәйге катнашучыларга тәҗрибәләре белән уртак лашырга мөмкинлек бирә, – диде
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Журналистларның эшләре Россия дәрәҗәсендә бәяләнде. «Яшел Үзән» редакциясенең баш мөхәррире – филиал җитәкчесе Илсөя Завилейскаяга бүләкне Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ (ТНВ) генераль директоры Илшат Әминов тапшырды.
Хөрмәтле райондашларыбыз, бу безнең уртак җиңү! «Яшел Үзән» белән бергә булганыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев