Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән эвакогоспиталендә яралардан һәм авырулардан үлүчеләр истәлегенә куелган һәйкәлне чистарту

"Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Яшел Үзән җирле бүлекчәсе активистлары, «Бердәм РОССИЯ» партиясе әгъзалары Яшел Үзән шәһәренең "Поиск" эзтабарлар отряды җитәкчесе Рамил Гыйрфанов белән берлектә Яшел Үзән эвакогоспиталендә яралардан һәм авырулардан үлүчеләр истәлегенә куелган һәйкәлне ел саен җыештыралар.

Активистлар һәйкәлне юды, чүп-чардан арындырды һәм коймаларын буядылар.
«Хәрби каберлекләрне җыештыру - ул сугышны үткән буын, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хәтер, хөрмәт билгесе. Бу безнең шәһәрнең киләчәге турында кайгырту. Яшь буын геройларның истәлеген олыласын иде", - дип билгеләп үтте партиянең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Валерия Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев