Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән делегатлары билгеле булды

Яшел Үзән районы - күпмилләтле район, биредә татар һәм руслар белән чувашлар, мордва, удмуртлар, әрмән һәм үзбәкләр, аварлар һәм башка бик күп милләт вәкилләре дус һәм тату яши.

Яшел Үзәндә уздырылган Иҗтимагый Совет утырышында Яшел Үзән районында Дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру мәсьәләсе тикшерелде. Эшләнгән эшләр турында мәдәният идарәсе җитәкчесе Дмитрий Бечин һәм мәгариф идарәсе вәкиле Роза Сәлахова чыгыш ясады. Аннары Татарстан халыклары съездына Яшел Үзән төбәгеннән вәкилләр тәкъдим ителде һәм сайланды. Алар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Александр Тыгин, аның урынбасары Фоат Шәмсиев, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы"ның генераль директоры Ренат Мистахов бар. Шулай ук исемлектә Иҗтимагый Совет рәисе Наталия Фролова, район башкарма комитеты җитәкчексе урынбасары Лилия Хәлилова, Осиново авыл җирлеге башлыгы Татьяна Мельникова, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев