Яшел Үзән «чайка»лары
«Ак Барс» суднолар төзүче корпорация Идел буе федераль округында арзан судноларны лизинг буенча җитештерә башлый.
150 һәм 200 пассажир сыярлык экскурсия судноларын «А.М.Горький исемендәге завод» төзи.
Бюджет линейкасындагы корабльләргә «Чайка» исеме бирелгән. Чыннан да, ак, компактлы бу суднолар Идел өстендә нәкъ акчарлакка охшап торалар. Компания шулай ук ташуны оештыручы операторларга да ярдәм итә, бу пассажир суднолары эшен тагын да активлаштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев