Яшел Үзән, бул син шулай һаман гүзәл
9 сентябрь Яшел Үзәннең тарих битләренә язарлык, истәлекле вакыйга булып хәтергә кереп калыр. Шәһәребезнең 85 еллык юбилее оешкан төстә, зурлап билгеләп үтелде. Көн салкын һәм яңгырлы булуга карамастан, алдан уйланылган һәр чара җиренә җиткерелеп, югары дәрәҗәдә узды.
Иртәдән үк шәһәрнең күл буе күңелле шау-шуга күмелде. Биредә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә җаның теләгәннең барын да алырга була иде. "Маяк" спорт комплексы территориясендә исә көнозын бард җырлары фестивале тынмады. Ә инде балалар музыка мәктәбе янындагы сәхнәдә концерт кына түгел, "Татарстан гүзәле"нең Матурлык һәм эстетик үсеш студиясе тәкъдим иткән программаны карарга, мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.
Әлбәттә, Яшел Үзәннең 85 еллык юбилееның рәсми өлеше "Авангард" спорт комплексы мәйданында билгеләнгән иде.Шәһәребез турындагы җыр астында халык сәхнә янына агылды. Анда шәһәрнең иҗат коллективлары үз чыгышы аша бәйрәмнең төп асылын ачып бирергә тырышты. Алып баручылар, тарихка күз салып, юбилей белән бәйле иң истәлекле даталарны санап чыкты. Мәсәлән, 90 ел элек Яшел Үзән-Йошкар-Ола юлы ачыла. Шәһәрнең хәрби-диңгез часте үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте, 70 ел элек Беренче май урамында спорт мәктәбе ачылган. Ә биш елдан соң Яшел Үзән урамнары буйлап беренче автобуслар йөри башлый - пассажир автопредприятиесе оеша. 40 ел элек исә халык беренче тапкыр ябык типтагы базарга аяк баса. Чирек гасыр элек сәнгать мәктәбе дә үз ишекләрен ача. Бүгенге көндә анда 680 бала шөгыльләнә.
Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев