Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән буксирларын Төньякта көтәләр

Озак көтәсе түгел, 9 декабрьдә берьюлы берничә корпуска нигез салынды, ике елдан алар билгеләнгән урыннарга барып җитәчәк.

Яшел Үзәннең суднолар төзү заводы районыбызның гына түгел Россиянең дә горурлыгы ул. Монда эш кайнап, берсе артыннан икенчесе, төрле зурлыктагы һәм төрле билгеләнештәге елга һәм диңгез корабларына нигез салынып һәм файдалануга тапшырылып кына тора. Һәр очрак бәйрәмгә әйләнә.
Кайчан гына әле, сен тябрьдә, Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен «Град» кораб лен зурлап озатканнар иде. Озак та үтмәде, менә шушы көннәрдә генә, Т3150-ЗД проектындагы күп максатлы диңгез буксирларының өч корпусына нигез салу тантанасы булды. Болары инде гражданлык билгеләнешендә булачак.

Әлеге буксирлар күп функцияле авария-коткару судноларыннан гыйбарәт. Т3150-ЗД проекты буенча барлыгы биш диңгез буксиры төзү планлаштырыла. Буксир-коткаручыларга Россиянең Төньяк елгаларының «Верман», «Гирвас», «Оклан», «Кула» һәм «Вель» исемнәре биреләчәк дип тә әйтәләр.
Диңгез буксирлары 2024 елның 20 декабренә кадәр тапшырылырга тиеш. Алар Архангельск, Мурманск һәм Петропавловск-Камчатский диңгез порты причалларына җибәреләчәк.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы, муниципаль район җитәкчелеге, дәүләт заказчысы, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү компаниясе» АҖ, шулай ук проектант һәм контрагент оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, завод коллективын вице-премьер Альберт Кәримов исеменнән котлап:

– Мин сезнең предприятиегә һәрвакыт шатланып, зур планнар корып яшәвегезгә сокланып киләм. Хәрби заказлар белән генә тукталмыйча сез хәзер башка төрле суднолар төзергә алынып та, үз алдыгызга зур бурычлар куясыз. Шуның белән бергә гражданлык продукциясен җитештерүгә бәйле РФ Президенты йөкләмәсе дә уңышлы үтәләчәк. Сезгә киләчәктә дә аягыгызда нык басып торырга, тулы көчкә эшләргә мөмкинлекләр туып торуын телим. Без дә, үз чиратыбызда, сезгә булышырга, иңне куярга әзер. Бу мөһим заказны да вакытында үтәячәгегезгә шик юк. Сәламәт булыгыз! – диде.

Мондый вакыйгаларда Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та һәрчак актив катнаша. Ул завод хезмәткәрләренә теләкләрен җиткерде һәм бу нигез салынучы буксирларның бик күп юнәлештә файдаланылачагын билгеләп: «Хәрби кораблар белән рәттән гражданлык судноларының да шушы безнең шәһәрдә төзелүе – зур горурлык. Проектантларның да, төп заказчыларның да хәрби билгеләнештәге суднолар проектларыннан тыш, тыныч тормышта кулланылырга мөмкин булганнарын да сезгә ышанып тапшыруының сәбәбе аңлашыла, аларның һәрберсе сыйфатлы төзелеп, вакытында сафка баса. Барыгызны да шушы истәлекле вакыйга белән котлыйм! – диде.

Чара барышында катнашкан мөхтәрәм кунак лар ТР Хөкүмәтенең, Яшел Үзән муниципаль районының, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖнең һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖнең хәрби корабльләр һәм гражданлык судноларын төзүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тантананың рәсми өлеше ахырында мәртәбәле кунакларга яңа суднолар нигезенә истәлек такталары кую хокукы бирелде.

Белешмә өчен:
Т3150-ЗД проектының диңгез буксирлары боз класслы күп функцияле авария-коткару судноларыннан гыйбарәт.
Билгеләнеше:
Үзйөрешле булмаган судноларны һәм йөзүче корылмаларны буксировкалау.
Портлар акваториясендә судноларны үткәрү һәм причалга кую.
Эскорт операцияләре.
Судноларда һәм порт корылмаларында янгыннарга каршы көрәшү.
Коткару операцияләрендә катнашу.
ЛАРН операцияләрендә катнашу (нефтьнең аварияле агуларын бетерү).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев