Әле бер подписка чорын тәмамлыйбыз гына, газета-журналларга язылу вакыты янә килеп тә җитә.
Әйе, кайчан гына шау-гөр килеп Маймыл елын каршы алган идек, инде бусагада Әтәч ишек кага.
«Әле газетага язылган гына идек, тагын подписка башланды дип язасыз», - дип әйтүчеләр дә шактый. Язмый мөмкин түгел, подписканың тәмамланганы да юк чөнки. Һәм газета укучыларны җыю бик авырлык белән бара. Ни өчен дигәндә, бөтен әйбергә бәя күтәрелгәндә безнең газета да бер урында таптанып тормый. 6 айга язылу бәясе аз да түгел, күп тә түгел - 600 сум. Ай-һай, 600 сум бит ул диярсез. Чынлап та, бер караганда бәясе кыйммәт кебек. Ә инде төптән уйласаң, әлеге сумма ярты ел буена алай ук кесәгә сугарлык түгел. Аена сигез газета өчен 100 сум дигән сүз. 100 сум белән кибеткә кереп карыйк әле. 1 литр сөт, бер буханка ипи һәм калган сумга балага бер чупа-чупс килә. Менә шулар белән чагыштырып карасаң, «Яшел Үзән» тамчы да кыйммәт тормый ул!
Дөрес, газетага бер язылган кеше, матбугаттан аерылмый. Ул бит магнит кебек, бер алдырган саен, гел язылып кына торасы килә. Өйгә почта килгән көн үзе бер бәйрәмгә тиң. Почта тартмасын, хат ташучы килмәдеме икән, дип әллә ничә тапкыр чыгып карау, яңа кәгазь исе аңкып торган газетаны беренче тиз-тиз карап чыгу, аннан вакыт булгач иркенләп уку, йә булмаса башкалар чишкәнче дип сканворд тутыру... Газета алдыру ләззәтен сүз белән аңлатып та, җиткереп тә булмый. Шуңа да, безнең белән бергә булып, һәр газетабызны укып, фикерләре белән уртаклашып, хатлар язып баручы укучыларыбыз яңа 2017 елда да аерылмас дип уйлыйбыз. Чөнки без сезнең өчен эшлибез, һәр язган сүзебез, фикеребез йөрәгегезгә барып ирешсен, укучыларыбызны бары уңай якка тәрбияләсен иде дип тырышабыз. Районда нәшер ителүче татарча БЕРДӘНБЕР газета бит ул - «Яшел Үзән»!
Яңа елны каршы алганда бүләксез булмас инде дип, без дә нәни генә булса да, Кыш бабай капчыгын бушатырга булдык әле. 2017 елның 6 аена «Яшел Үзән»гә язылып, квитанциясен редакциягә җибәргән подписчикларыбыз арасында 5 бүләк уйнатабыз. 20 кг он, 5 кг шикәр комы, «Эссен» кибетенә сертификат, яңа ел табынына куяр өчен - каз, һәм җайлы гына тәмле ризыклар пешерү өчен мультиварка. Йә, кемнең шушы бүләкләрне отасы килә? Вакытны озакка сузмыйча, почтага юл тотабыз да, газетага язылып, бүләк отабыз.
Нет комментариев