Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән беренчелегенә

Яшел Үзәннең «Авангард» спорт комплексында 2006-2007 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында дзюдо буенча Яшел Үзән районы беренчелегенә ачык турнир узды.

Ул "ТР ЯҮМР самбо һәм дзюдо көрәш федерациясе" оешуның ике еллыгына багышланган иде.

Турнирда Татарстанның Буа, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Лаеш, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләреннән килгән 336 спортсмен катнашты. Турнирга шулай ук Волжск һәм Свердловск өлкәсе Сухой Лог шәһәреннән дә килгәннәр иде. Безнең кызлар биредә бик уңышлы чыгыш ясады!

24 кг авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар булып Бурдина Александра (1 урын), Динара Садыйкова (2 урын) калды.

28 кг авырлык категориясендә: Динара Шәһхетдинова (3 урын);

32 кг авырлык категориясендә: Эмелия Фәттахова (1 урын), Сәмирә Гобәйдуллина (2 урын);

36 кг авырлык категориясендә: Алинә Савина (3 урын)

Малайлар арасында да көрәш бик җитди булды. 30 кг авырлык категориясендә җиңү өчен 74 спортсмен көч сынашты! Маркел Ярандаев (30 кг) һәм Роман Смирнягин (23 кг) бу авыр бәйгедә турнирның бронза медальләрен яулап алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев