Яшел Үзән басуларында язгы кыр эшләре гөрли
Игенче-механизаторлар өчен җаваплы чор башланды. Көннәр матур торса, алар чәчүгә керешәчәк.
Быел яз иртә килде, дисәк тә, табигать үзенекен ала икән ул. Март аенда ук, кояшлы берничә көн эчендә, басу-болыннарда кар катламы эреп юкка чыкты. Әмма, апрельдә кар явып, яз белән кыш шактый тарткалаша.
Төннәрен катырып, көндезләрен җылыта. Шулай итеп, яз үз вакыты белән килә, ди белгечләр.
Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор – елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен зарыгып көтеп ала. Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, һава торышы уңай торса, 2-3 көннән чәчүгә дә керешәчәкләр.
Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тырмалап бетергәннәр. 8400 гектарда көзге культуралар һәм 1500 гектарда күпьеллык үләннәр ашланган. Көзге культуралар кышны әйбәт кичергән, сакланышы сөендерә, әлегә дым да җитәрлек. Узган ел исә, чәчүгә 20 апрельдә керешкән булганнар.
«Тау Иле» хуҗалыгы механизаторлары да, авыр, мәшәкатьле, тузанлы булса да, язгы кыр эшләрен шатланып каршы ала. Быел кәефләре аеруча күтәренке. Хуҗалык 4 млн. сумлык техника сатып алган!
– Шөкер, яңалыкларыбыз шәп, шатланып эшлибез. Өр-яңа трактор, чәчкеч, пресслаучы (пресс подборщик) һәм фермага азык кертүче техника алдык. Бүгенге көндә терлек саны – 320 баш, 100е савым сыеры. Азыкны фермага кертүче техниканың файдасы булды, савым да артты, бер башка 11 литр сөт савабыз.
Хуҗалыкта 17 кеше эшли. Март аена хезмәт хакын түләдек. Беркемгә дә бурычыбыз юк, Аллаһка шөкер. Бездә уртача хезмәт хакы – 20 мең сум. Комбайнчы, механизатор булып эшләргә теләгән кешене биш куллап алабыз. Әле күптән түгел район җитәкчесе Михаил Афанасьев та эш барышы белән танышып китте.
Бүгенге көндә сезнең кебек хуҗалыклар бар икән әле, дип, ул да гаҗәпләнүен яшермәде, – ди җитәкчеләре Әмир Заһидуллин.
Узган ел көзге культуралар 240 гектарда юкка чыккан булган, шуңа да уңышны азрак җыеп алганнар. Быел исә уҗымнар матур күренә.
– Хәзер уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне, сөрү җирләрен тырмалау белән шөгыльләнәбез. Барысы да план буенча бара. Быел җирләребез азайды, элек 700 булса, хәзер 500 гектар гына. Чөнки халык җир пайларын инвесторга сатты. Бу безнең өчен зур югалту түгел. Язгы чәчүгә орлык та, техника да әзер. Дөньялар гына тыныч булсын, – ди Әмир Мәхмүтович.
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Башкарган эшләрегез уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев