Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән балалар бакчасында автомобильләрдән баш тарту җаен өйрәтәләр

Инде дүртенче ел рәттән 6нчы "Елмаю" балалар бакчасы "Эко мәктәп/ Яшел флаг" халыкара программасы буенча эшли. 2016 - 2017 уку елында без "Транспортның әйләнә тирәбезгә йогынтысы" дигән тема буенча эшләргә булдык. Бүгенге көндә бу тема бик актуаль дип саныйбыз.

Хәзерге вакытта без үзебезнең тормышыбызны транспорттан башка күз алдына китермәсәк тә, аның зарарлы яклары бик күп икәнен дә онытмаска кирәк. Транспорт хәрәкәте өчен кулланылган ягулык материаллары атмосфера һавасын күпме дәрәҗәдә пычратканын барыбыз да белә. Моның нәтиҗәсендә безнең сәламәтлегебезгә дә шактый зыян салына.
Шуңа күрә без, 6нчы балалар бакчасының Экологик Совет әгъзалары киләчәк буыныбызны һәм аларның әти-әниләрен бу проблема белән төптәнрәк кызыксындырырга булдык. Чөнки зур, бердәм тырышлык белән генә проблеманы чишү юлларын табып була. "Тамчыдан күл җыела" ди бит безнең халык. Менә шушы максат белән уку елы дәвамында балалар һәм ата-аналар белән бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берничәсен әйтеп үтәсе килә: "Автомобильдән башка бер көн", "Без чиста һава яклы" девизы астында халыкара волентерлар көне, "Әз машина, чиста һава" исемле плакатлар күргәзмәсе, "Әз машина, чиста һава" темасына эколог чыгышлары һәм башкалар.
"Эко мәктәп/ Яшел флаг" халыкара программасында катнашу буенча алып барылган эш тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары арасында бик зур кызыксыну уятты. Алар үткәрелгән чараларда бик теләп катнаштылар. Шундый яшь буын булганда киләчәккә зур өмет белән атлый алабыз әле!

Аида Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев