Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән авыручылар саны буенча өченче урынга чыккан

16 февральгә Татарстанда коронавирусның 3746 яңа очрагы теркәлгән. 354 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 18 яшькә кадәрге балалар - 315 кеше. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда 1588 авыру очрагы ачыкланган. Икенче урында - Яр Чаллы, монда 551 кеше чирләгән, өченчедә Яшел Үзән – 212 кеше. Түбән Камада – 172, Актанышта 58, Ютазыда – 46, Лаешта – 44, Югары Осланда 36 кеше.

 

16 февральгә Татарстанда барлыгы 80 629 COVID-19 очрагы теркәлгән.

 

1673 кеше үлгән, шуларның 5се соңгы тәүлек эчендә расланган (1937 елгы ир-ат, 1941, 1948, 1956, 1951 елгы хатын-кызлар).

 

Барлыгы 50 871 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 2 794 кеше.

 

Барлыгы 2 440 640 кеше вакциналаштырылган (артым 2 914), шуларның 1 902 100е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 226 829 кеше узган.

 

Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев