Яшел Үзән “Акыллы шәһәрләр” дүртлегенә кергән
"Акыллы шәһәрләр", иң беренче чиратта "шәһәр хакимияте - яшәүчеләр" ике яклы элемтә урнаштыруны таләп итә, аның ярдәмендә шәһәр халкы ихтыяҗы өйрәнелә, мөһим вакыйгалар турында шәһәр халкына хәбәр таратырга булыша, - дип аңлата ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов.
Яшел Үзән, Казан, Әлмәт һәм Чаллы "Акыллы шәһәр" системасын кертүгә мәйдан буларак сайланды, дип хәбәр итә ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының матбугат хезмәте.
Бу шәһәрләр төрле пилот проектларда үзләрен бары тик яхшы яктан күрсәтте. "Акыллы шәһәр"нең кайбер элементлары хәзер уңышлы гына эшләп килә. Болар мәгариф, медицина, социаль хезмәт өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы, ТР хезмәтләр порталы, транспортта барган өчен түләү һ.б. Чиратта тагын берничә проект.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев