Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшь җырчы Регина Тимербулатова: Казанда чемпионатка әзерлек бик нык булмады

– Регина, футбол буенча дөнья чемпионаты турында сез нинди фикердә?

– Мин бик уңай фикердә. Мондый чемпионатлар үткәрү бик тә кирәк. Спорт ягыннан да бик әйбәт, чөнки төрле илләрдән килгән җанатарлар бергә-бергә җыелашалар, бергәләшеп җан аталар, бер-берсенә якынаялар. Спортның дәрәҗәсе дә үсә.
– Чемпионатка әзерлекне ничек бәялисез?
 – Минемчә, Казанда чемпионатка әзерлек бик нык булмады, чөнки соңгы көнгә кадәр ремонт, юлларны гына ясадылар… Бик зур үзгәрешләр күрмәдем. Чөнки без инде әзер идек. Универсиададан соң калган инфраструктура безгә хәзер теләсә нинди зур чараларны уздырырга мөмкинлек бирә.
– Матчларны карарга барачаксыз­мы? Чемпионат үтә торган башка шәһәрләргә дә барырга планлаштырасызмы?
 – Юк, матчларны карарга бармыйм, чөнки, беренчедән, эшем шактый күп: Сабан туйларында, төрле җирләрдә җырлыйсы бар. Икенчедән, футбол белән артык кызыксынмыйм.
– Россия җыелма командасының җиңүгә мөмкинлекләре бармы икән? Сезнеңчә, кайсы ил чемпион титулын яулар?
– Дөресен генә әйткәндә, шанслары турында белмим. Ләкин Согуд Гарәбстаны белән матч нәтиҗәләренә караганда (Э.Р.: Россия җыелма командасы көндәшен 5:0 исәбе белән отты), безнең илнең шанслары бик зур дип уйлыйм.

«Идел»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев