Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь укытучы һәм мәктәп

Вакыт үтү белән һәр эштә аның коллективы яңара (яшәрә). Әгәр яңарыш булмаса, ул тармак бетүгә таба барачак. Хәзерге заман мәктәбе дә шул юнәлештә бара кебек. Ни өчен шулай соң? Иң популяр җавап: хезмәт хакының бик аз булуы, диләр. Җавапта хаклыкның өлеше зур булганга, моңа берәү дә каршы килмәячәк. Әгәр боларның сәбәбе матди як кына булса, бер хәл... Күп кешеләр үзләренең эш шартлары белән канәгать булганга күрә, акчаны азрак бирәләр шул, дип ул эшне ташламыйлар. Төп чишелмәгән мәсьәлә тирәндәрәк ята: хәзерге заманча мәктәптә, чынбарлыкта, яшь укытучы эшли алмый...

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укучы педагогика институтына кереп, анда 4-6 ел белем ала. Фәнни предметлар белән беррәттән, ул укыту методикасын өйрәнә һәм үз-үзенә сорау куя: “Мөгаен, мәктәптә эшләп, белемнәремне, үземне сынап карарга кирәктер,” – ди. Төрле мәктәпләргә практикага йөргәндә аңа укыту эше кызыклы тоела, укучыларны үзенең артыннан ияртә алуына, һичшиксез, ышана...

Диплом алган егет яки кызның мәктәпкә эшкә барганчы уйлап карыйк әле. Институтны яңа тәмамлаган яшь кеше кем соң ул? Беренчедән, белгеч буларак әлегә “йомшак”, үзе югары уку йортында имтиханын биргәндә дә шактый еш “йөзә иде”, тәҗрибәсе юк. Икенчедән, кем белән эшләячәген ул әле күз алдына да китерә алмый. Үзе 5-8 ел элек кенә мәктәпне тәмамлаган иде, әмма тормыш бик тиз үзгәрә шул, хәзерге укучылар ул укыган чактагылардан шактый аерыла. Өченчедән, һәр мәктәпнең дистә еллар буена үтәлә торган үз кагыйдәләре, тәртипләре бар (аларны тиз арада үзгәртергә тырышу – чебеннең тәрәзә пыяласына бәрелеп аны вата алмавы кебек...). менә яшь укытучыга, алда әйтеп үтелгән өч билгесезлек белән төзелгән мәсьәләне чишәргә туры киләчәк.

Башлангыч чорда барысы да тәртиптә, һәммәсе дә ал да гөл, елмаялар да кебек, чөнки әле рухи күтәрелеш һәм тулы эйфория дәвам итә. Аннан соң, озак көттерми, каршылыклар башлана... Каршылыклар күптөрле, әмма барысы да аның яшь укытучы булуыннан килә...

Мисал өчен, администрация белән каршылык. Беренче елында яшь белгеч нәрсәнең нәрсә икәнлеген бик аз белә, шулай да андагы кысаларга сыярга тырыша. Шуларны үтәгәндә ул күп хаталар ясый, аларның һәрберсе я катгый шелтә, я эштән куылу белән тәмамланырга мөмкин. Түземле, игътибарлы администрация булса, аның хаталарын күрсәтеп, төзәтү юлларын аңлатырлар иде, әмма андыйлар хәзер сирәк шул. Әле ул шелтәсез дә төрле аңлатма кәгазьләре, “коточкыч начар” эшләре өчен гафу үтенеп, доклад язмалары (докладнойлар) язарга мәҗбүр була.

Әлбәттә, беренче чиратта, укучылар белән каршылыклар килеп чыга. Беренче тапкыр сыйныф бүлмәсенә кергәннән соң, яшь укытучы үзенең өйдә язган конспектын ачып дәреснең темасын карап, бу җирдән башлап, аннан шуңа күчәрмен, аннары төрле сораулар бирермен, дип уйлый. Кыңгырау шылтырый, укучылар үз урыннарына утыралар һәм барысы да укытучы уйлаганча килеп чыкмый. Шулкадәр мавыктыргыч булырга тиеш, дип уйлаган материал, югыйсә, әмма сыйныфта бернинди үзгәреш, җанлану сизелми, бу материал шулкадәр катлаулы итеп бирелгән, укучылар аны аңларлык дәрәҗәдә түгел, институт студентлары өчен әзерләнгән кебек.

Яңа укытучыларны укучылар төрле ысуллар белән тикшереп карыйлар (урындыгына кнопка кую, сыйныф ишеге ачылганда, укытучы өстенә акбур тузаны кою һ.б.). Нәрсә эшләр икән бу, дип кызыксынып көтәләр. Әгәр укытучы шундый тикшерүләрне чыгырыннан чыкмый, лаеклы рәвештә үтсә, эш пешәчәк, әгәр ул укучылар экспериментыннан үтә алмаса, алар алдында төшкән абруен торгызу гаять катлаулы булачак...

Яшь укытучыны үзенең хезмәттәшләре белән дә каршылыклар көтеп тора. Аның эш тәҗрибәсе юк диярлек, мәктәптәге “башкаларның барысына да аңлаешлы нәрсәләрне” ул аңлый алмый (күпләрдә аңгыраның да аңгырасы икән бу, дигән уй туа).

Яшь укытучыны тагын бер проблема сагалап тора, ул да булса – ата-аналар белән эшләү. Әле тагын беренче елда ук аңа сыйныф җитәкчелеген биргән булсалар, башы Себер китәчәк! Алар белән аек акыл, салкын канлылык белән сөйләшергә тагын тормыш тәҗрибәсе җитми аңа. Берәр нәрсә турында сөйли башласа, аңа: ”Үзегезнең балагыз булмагач, Сез күп нәрсәне аңламыйсыз!” – дип кенә әйтәчәкләр. Иң аянычы шул: һәрберсе үзенең баласын яклап, яшь укытучының эшли белмәвенә гаҗәпләнәчәкләр. Әгәр яшь укытучы үзенең кагыйдәләрен аңлатып, тавыш күтәрә башласа, берничек тә эшләр алга бармаячак, әгәр аны администрация яклап чыкмаса, ул мәктәптән китәргә мәҗбүр булачак...

Нәтиҗәдә, шушы каршылыкларны яшь укытучы күпмедер дәрәҗәдә җайлап үткәреп җибәрә алса, уку елы ахырында үз-үзенә сорау бирәчәк; “Ни этемә-бетемә кирәк бу..?”.

Табигый ки, сорау туа: “Нишләргә соң?” Я мәктәп үзенең үлеменә таба баруын дәвам итәчәк, я нинди дә булса үзгәрешләр, бу вәзгыятьтән ничек кенә булса да чыгу юлларын эзләргә кирәк! Укытучының абруен тиз арада гына күтәреп булмый, аның хезмәтенә тиешле хакын түләү дә хәзерге шартларда мөмкин түгел, моның өчен мәгариф системасына үзгәрешләр кертү кирәклеге аңлашыла. Мәктәптә иптәшләрчә, дусларча, хезмәттәшлек итүне администрация кайгыртырга тиеш. Каршылыклардан башка, яшь укытучы мәктәптә әле төрле авырлыклар белән дә очрашачак... Уку-укыту мәсьәләләрендә проблемалар бихисап, аны кайчандыр чишәргә туры киләчәк...

Нияз Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев