Яшәеш

Яшь пианист Вуйчичны Казанда көтә

15 яшьлек яшел үзәнле Алексей Романовның популяр «Пусть говорят» тапшыруында катнашуы күпләрне шок хәленә куйды. Алай гына да түгел, бу тапшыруның төп герое ике кулсыз һәм ике аяксыз танылган австралияле миллионер Ник Вуйчич үзе иде.

- «Пусть говорят» тапшыруына Алексейны моңа кадәр дә чакырганнары булды булуын, әмма ул ризалашмаган иде, - дип сөйли Алексейның тәрбиягә алган әнисе Луиза Левачкова. - Ник Вуйчич белән очрашачагын белгәч, Мәскәүгә барудан баш тартмады.
Тумыштан ук кул чук­лары һәм бер аягының табаны булмаган бу яшүсмер һәм аның ничек виртуоз итеп пианинода уйнавы турында безнең язганыбыз булды. Аның кыска гына вакыт эчендә музыка коралында уйнарга өйрәнүе, Казанның La Primavera камера оркестрына кушылып уйнавы барыбызны шаккатырган иде. Һәм ул безне гаҗәпләндерүен дәвам итә.
Алексей - шактый гы­­на катлаулы юл узган язмышлы яшүсмер. Берничә ел элек балалар йортыннан Левачковлар гаиләсенә эләккәч кенә аның тормышында кискен үзгәрешләр башлана. Кара полоса агы белән алмашына. Хәзер менә көтмәгәндә аның тормышына Ник Вуйчич та килеп керде.
- Минем Алексейны музыка мәктәбенә укыр­га бирәсем бик килгән иде, - дип сүзен дәвам итә әнисе Луиза. - Әмма музыка укытучылары аны кул бармакларсыз уйный алмас дип уйлады. Ә мин бит Лешаның булдыра алачагын беләм! «Булдырасың!» дип әйтеп тордым. Һәм аңа тирән музыка дөньясына чумарга бармаклар булмау комачау­ламады. Хыялың һәм максатың гына булсын, ул, һичшиксез, тормышка аша!
- Бу искиткеч! Мин менә нәрсә вәгъдә итәм: син минем белән бергә фортепианода уйнаячаксың! - дигән сүзләрне Ник Вуйчичның үзеннән ишетү Алексей өчен сенсация кебек инде ул. Ә бит студиядә электропианинода да Алексейның беренче тапкыр уйнавы булган. Шулай булса да, ул уйнаганда күпме тамашачы күз яшенә тыгылып утыр­ды. Чынлап та, мөмкинлекләрнең чиге юк. Димәк, кыенлыкларны җиңеп, алга карап яшәргә генә кирәк. Ник Вуйчич кебек, мәсәлән, яисә ул көнне «Пусть говорят» тапшыруы геройлары кебек.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 29нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшь пианист Вуйчичны Казанда көтә
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш