Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь каласыгыз килсә, түбәндәгеләрне укы

Яз җитү белән йөз тиресе үзгәрә: корый, кубаклана, төссезләнә.

Еш кына моңа һава торышының үзгәрүе, витаминнар җитмәү сәбәпче була. Көндәлек тормышта бит тиресен ничек карарга, матур булып калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында берничә киңәш. 

  • Гомумән, тирене карау өч этаптан тора: чистарту, дымландыру һәм тукландыру. Атнага бер тапкыр гоммаж, йомшак пилинг яисә скраб белән тирене чистартыр га - еш кулланырга ярамый, чөнки тире корыр га мөмкин. Башка көннәрне гель, лосьон, молочколар кулланырга. Бит тиресе майлы булганнарга - гельләр, ә коры булганнарга молочко кулланырга киңәш ителә. Битне сабын белән юарга ярамый, чөнки сабын шулай ук бит тиресен корыта. 
  • Икенче этап - тирене дымландыру. Моның өчен җиңел кремнар, сыворотка, битлекләр кулланыла. Аларның составында гиалурон кислотасы, сөт кислотасы, җиләк-җимеш кислотасы, коллаген һәм пантенол булырга тиеш. 
  • Киләсе этап - тирене тукландыру. Моның өчен составында протеиннар, липидлар булган кремнар, битлекләр кулланыла. 
  • Көндезге крем битне дымландыру өчен, ә төнгесе тукландыру өчен эшләнелә. Әмма һәркемдә дә икесе дә булырга тиеш дигән сүз түгел. Берсен генә алып, көненә ике тапкыр куллансаң да була, зур аерма юк. Битне дымландыруны көндез, урамга чыгар алдыннан сәгать ярым алдан сөртергә, ә менә тукландыра торган кремнарны кич белән йокларга ике сәгать кала сыларга кирәк. 
  • Битне краннан ага торган су белән юарга киңәш ителми, чөнки кран суында катнашмалар күп. Cу чистартылган булса яхшы. Шулай ук битне эрегән су, яшел чәй, юкә яисә ромашка төнәтмәләре белән юарга мөмкин. Юкә төнәтмәсе коры бит тиресе, ромашка төнәтмәсе ялкынсынган бит тиресе өчен файдалы. Иртән йөзне боз кисәге дә уятып җибәрә. Әйтик, кран суы белән битегезне юдыгыз ди. Аннан соң тоник белән чистартып алсагыз, кран суының пычрагыннан да арыначаксыз. 
  • Бит тиресенә тыштан гына тәэсир итү зур нәтиҗә бирми. Матур күренү өчен витаминнар кулланырга, көненә 1,5-2 литр тирәсе газсыз чиста су, соклар, яшел чәй эчәргә кирәк. Күбрәк җиләк-җимеш ашау, саф һавада йөрү сорала. Моннан кала, яхшы йокы һәм күтәренке кәефнең әһәмия те зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев