Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшә җирдә эз калдырып

Туган җиребездә эз калдыру турында бик сирәк уйланабыз шул. Вакыт бармы соң, дөнья куабыз бит! Үз- үзебездән:

«Авылым, кешеләре өчен нинди дә булса файдалы эш эшләдекме?» – дип сораганыбыз бармы?
Норлатның Бакча һәм Хәйруллин урамында яшәүчеләр үзләре дә сизмәстән, авыл өчен зур хезмәт башкарып, үз өлешләрен кертә.

– Минем аларның күмәкләшеп, авыл чишмәсен төзекләндерүләре, иске агачларын кисеп, тирә-юнен матурлаулары хәтердә. Аннан спорт мәйданчыгына күчтеләр. Бу урын җирле волейболчылар өчен күнегүләр ясарга менә дигән булды. Алга таба, кояшка үрелеп үсүче, үсентеләр утырт тылар. Хәзер инде күлне төзекләндерәләр.

Мин күршеләремнең шулай ихластан тырышып, көчләрен түгеп, янып-көеп йөрүләрен, авылны яшәртергә теләүләрен күреп сөенәм. Мең рәхмәт барчасына да. Аларның да өй һәм хуҗалык эшләре җитәрлек. Әмма өмә вакытында бу хакта онытып торалар, – дип яза Ләлә Хаҗипова интернет челтәрендә авылдашлары белән горурланып.

Әйе, теләк һәм бердәм булу гына кирәк. Төзелеш материаллары да, вакыты да табылган. Афәрин, норлатлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев