Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь гомерләре рәшәткә артында узачак

Узган атнада эчке эшләр бүлеге сводкасыннан алынган мәгълүматларга караганда, полицейскийлар наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүчеләрне әледән-әле тоткарлап тора. Кыңгыр эшне яшереп булмый. Беркайчан да.

И.Заикин урамында тоткарланган югары уку йортында белем алучы 18 яшьлек егеткә законсыз кәсепкә тотынырга нәрсә этәргеч ясагандыр, анысын хокук саклаучылар ачыкламый калмас. Аңарда 20 төргәк синтетик наркотик матдә табылган. Ул аны клиентларга сатарга җыенган.

Хәзер тайник аша тыелган матдә сату очраклары күбәеп бара. Менә шулай Белое-Безводное авылы янындагы юл кырыеннан тайниктан наркотик матдә тапканнар. Моның буенча Казанда яшәүче беркайда да эшләмәүче 30 яшьлек ир тоткарланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев