Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь буынның яшәү маягы Сез, Бурычлылар Сезгә барсы да

Иркә Сафина 1928 елның 15 сентябрендә Яшел Үзән (элеккеге Норлат) районы Олы Шырдан авылында туган. 1946 елда Норлат урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кече Шырдан жидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә.

Экстерн белән Казан педагогия училищесын тәмамлый. Беренче  хезмәт еллары (1946-1955) Кече Шырдан белән бәйле була,  укыткан балалары һәм авыл халкы арасында тирән ихтирам хисләре уята,  үзе турында матур истәлекләр калдыра.  Матур яшьлек елларында Кече Шырданга хезмәт итү Иркә апа өчен эзсез узмый.  «Шушы дөнья бәһасе, кешелекнең иң югары исеменә лаек булган кешеләр белән эшләү мине хезмәтемне сөяргә, авылыгызны үз итәргә өйрәттерде, яраттырды»,  дип яза Иркә апа Кече Шырданга якын мөнәсәбәте турында. Бу хисләрне уятуда ул авыл халкы һәм бергә хезмәт иткән өлкән укытучыларының өлешен зур дип таба.
 «1946 елда укырга кергән балалар, алар  уйнамый, шаярмый, көлми торган тынып калган балалар иде. Бу балалар ата назын күрмәгән, иркәләнмәгән, сөелмәгән балалар иде. Кайберләре бик еш дәрескә килмиләр иде. Өйләренә сәбәбен белергә баргач, йортлары ярым җимерек, терәү куелган салкын өйләрдә, ни бар, шуңа төренеп ач утыручы балалар, үксеп елап каршы алучы аналарга үзем дә кушылып елаган чаклар күп булды», дип сөйли Иркә апа.
Утыз җиде еллык һөнәри хезмәтенең калганын үзе туган авылына багышлый Иркә Галиулловна. Олы Шырданда туып үскән күп балалар башлангыч белем һәм тәрбия дәресләрен Иркә апаларыннан ала. Шулай беренче этәргечне туган авылларында яраткан укытучыларыннан алган балалар намуслы, зур кешеләр булып тормыш буенча горур атлап киткәннәр.
Тыл һәм хезмәт ветераны күп еллар буенча мәгърифәт нурлары таратучы Иркә апа Сафина быел барлык туганнары, укучылары һәм авылдашлары белән олы бәйрәмен каршы ала, 90нчы туган көне якынлашып килә.  Изге теләкләр юллыйбыз Иркә апага.
Бер сөйләшүдә Иркә апа «минем  – сиңа, синең миңа бурычың юк» дигән иде. Әлбәттә, Иркә апаның миңа бурычы юк. Ә минем бурычым аңа Шырдан халкыннан, укыткан Шырдан балалары, хезмәттәшләре исеменнән баш иеп, рәхмәт җиткерүдән гыйбарәт.

Асия Гобәйдуллина,
«К.Насыйри туган җирне яңартып торгызу фонды» директоры,
ТР атказанган төзүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, Иркэ апа минем дэ беренче укытучым иде. Белем доньясына беренче адымны атларга Иркэ апа ярдэм итте. Мин аны укытучы буларак та, кеше буларак та бик яраттым. Дэреслэрдэ эни дип дэшкэн очраклар эле дэ хэтеремдэ. Ул безгэ энилэр кебек якын иде. Иркэ апага саулык-сэламэтлек телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исемемне язарга онытканмын. Мин Гараева Резидэ Шэукэт кызы. Узем дэ укытучы хонэрен сайладым.