Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшь белгечләр» (WORLD SKILLS RUSSIA) төбәк чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

Яшел Үзән медицина көллияте дәвалау эше буенча WorldSkills Russia чемпионатының төп этабын уздыру өчен республикада беренче мәйданчык булды.

Биредә өч көн дәвамында республиканың иң яхшы булачак табиблары ярышты. Республиканың биш медицина училищесының студенты үз белемнәрен алты модульдә күрсәтте: диагностик эшчәнлек, дәвалау, профилактика, кичектергесез һәм акушерлык-гинекология ярдәме күрсәтү, оештыру-аналитик эшчәнлек.

Чемпионат җиңүчесе-Анна Волкова (Яшел Үзән медицина училищесы);
*Аделина Махно (Казан медицина көллияте) - көмеш медаль;
*Өченче урында-Селби Аннагулыева (Бөгелмә медицина училищесы).

Анна Волкова җыелма команда составында Саранскида World Skills Russia Милли чемпионатында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

Аняны чемпионатка эксперт-компатриот Юлия Владимировна Дмитриева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев