Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь белгечләр эш тәҗрибәсе алды

«Д.Ф.Устинов исемендәге «ВОЕНМЕХ» Балтика дәүләт техник университеты» студентлары төркеме POZIS компаниясендә укыту-җитештерү практикасын узды.

Уңышлы адаптация һәм предприятие эшчәнлеге турында тулырак күзаллау өчен практикантларга заводның төп: машина төзелеше, инструменталь, суыту җиһазлары җитештерү мәйданчыклары буенча экскурсия оештырылды.
??«ПОЗиС» АҖ белгечләре әзерләгән программа буенча, булачак инженерлар конструкторлык-технология үзәгендә белемнәрен ныгытты.
Җитештерү практикасы нәтиҗәләре буенча POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов студентлар белән очрашты һәм алар җитәкчегә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
POZIS һәм «ВОЕНМЕХ» инде 50 елдан артык хезмәттәшлек итә. 2015 елда заманча шартларны исәпкә алып, партнерлык турында яңа килешү имзаланган иде, аның төп максаты – фәнни-җитештерү мөмкинлекләрен интеграцияләү һәм яшь белгечләр әзерләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев