Янгын корбаны
Пасечная урамына янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ялкын йортның чормасына үрмәләгән булган инде. Күршеләре сүзләренә караганда, йортта ике гаилә яшәгән.
Берсендә – пенсионерлар, ә икенчесендә еш кына спиртлы эчемлек кулланган ялгыз ир.
Янгын сүндерүчеләр беренче чиратта йортта калучыны эзләргә тотынган. Ирне алар бүлмәләрнең берсендә табып, тиз арада урамга чыгарган. Әмма медиклар ярдәме таләп ителмәгән. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренә аның үлгәнлеген исбатларга гына калган. Аннан соң коткаручылар бөтен көчне янгынны сүндерүгә куйган. Нәтиҗәдә йортның 104 квадрат метрына зыян килгән. Бу фаҗига һәлак булган йорт хуҗасының саксыз тәмәке тартуыннан чыккан булуы ихтимал. Әлегә тикшерү эшләре бара. Ирнең үлеме сәбәпләрен судмедэкспертиза билгеләячәк.
Фото: https://vk.com/firefighter8ofpsrt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев